ХАЛКЫМА
Олылыгың җуймагансың Ут-давыллы елларда. Безгә калган җырларыңны Горурланып җырларга. Яуда ауган егетләрең, Көткәндә дә үлемен, «Әнкәй»,— диеп, саташканнар, Саташтырмый үз телен. Кояшлы таулар илендә Яулаган биеклегең. Үз җиреңне, үз телеңне Саклавың — бөеклегең...