ДУЛКЫННАРГА
Күңел нечкә... Бирелдем дә хискә, Сикереп тештем ярдан сезнең өскә. Ышандым тик шунда сезнең көчкә, – Йөзеп чыктым ярга көчкә-көчкә. «Яшисең син безне сукмый санга», Дип әйттегез мәллә шулчак җанга? Көрәш дәрте ургып тулды канга,— Мин тартылам кабат сезнең янга...