* * *
Көн-таң атса, Кояш нурын сибә, Эри кышның салкын карлары. Изри дә җир язның кочагында, Күтәрелә җылы парлары. Җил тарата яшь бөреләр исен, Күкрәкләргә тула саф һава. Күңелдәге иске, таныш моңнар Яшәргәндәй була, сафлана. Җем-җем килеп, йөгерек кар сулары Гөрләвекләр булып агалар. Чыбык-чабык ташып ындырлардан, Ояларын сипли каргалар. Тау-диңгезләр кичеп кайткан кошлар Куналар да җыелып тирәккә, И, сайрыйлар өзелеп... Тыңлап торсаң, Яз шаукымы күчә йөрәккә. Моңаймыйча тагын булмас инде, Үтәмени язлар моңнарсыз. Отып калдым мин дә кошлар җырын, Бер җырлармын әле, тыңларсыз...