ДУСЛАРЫМ
Сындырмыйча хыялларның Җилдә канат очларын, Мендегез биек тауларга Сез, бөркеттәй дусларым. Мин дә менә сәфәр чыктым, Карый-карый таңнарга, Атлыйм юлдан. Юлым илтә Сезнең якка — тауларга... Сорамагыз: үзәннәрдә Әллә, дип, ямь тапмыйсың?.. Таулар тарта... Килә сезнең Янәшәдән атлыйсым...