УЧАК
Яна учак. Өстоп торам Чыбык-чабык. Дөрли ялкын. Карыйм аңа, Мәгьнә табып. Әгәр дә, дим, Өстәмәсәм Чыбык-чабык, Сүнәр ялкын. Бетәр учак, Көлгә калып. Яшәүнең дә Кызык-кызык Яклары бар: Шул учакка Охшап калган Чаклары бар. Өстәмәсә Тормыш аңа Яңа гамьнәр, Табарсың, дим, Бу яшәүдән Я, ни ямьнәр?..