ӘТКӘМ ҖЫРЫ
Кәефе килеп, кайчак күрше карты Көтү кайткан чакта, кичкырын, Менә монысы әткәң җыры, диеп, Җырлап куя иде бер җырын. Еракларда әткәй ятып калган, Елый-елый ияреп артыннан, Истә әле, әткәй җырын бир, дип, Сораганым күрше картыннан. ...Инде менә ерак юлга чыгам, Озатырга җыелып килделәр... ...Җырласын, дип, юлда авылдашлар Әткәм җырын миңа бирделәр.