* * *
Йолдызларга күктә кыен микән?
Елгаларга агу кыенмы?
Ә тауларга таулар булып калу?
Гомергәчә... Әллә уенмы?
Көрәш белән тулы бу җиһанда
Аларны да нидер җиңә бит.
Йолдыз сүнә. Таулар җиргә иңә,
Ә елгалар корый, кибә бит.
Тау-йолдызлар һәлакәттә ялгыз,
Аһ, аларга шундый кыендыр!..
Ә син кеше... Авыр минутларда
Кешеләргә сыен, сыендыр...