ӘНКӘЙГӘ
Ник моңлы җан бирдең, Бирдең моңлы күңел син, Уйладыңмы: «Йөргән юлы Җыр-моңнарга күмелсен...» Очалмаган кош күрсәм дә, Өзелә йөрәккәем. Ир-атка да нечкә күңел Кирәк икән, әнкәем...