* * *
Җәйләрен дә кичтек, кышларын да, Төрле-төрле җилләр искәндер. Кайгысын да, бәхет суларын да, Йотыла-йотыла, һәркем эчкәндер. Күңелләрдә безнең салкыннарга Чыдам гөллер күкрәп үскәндер. «Сынатмабыз ятка», — дигән сүзләр Бабайлардан безгә күчкәндер...