ЯШЬЛЕККӘ
Бераз гына, бәлки, сүрелгәнмен, Кабат дөрләргә бит исәп бар. Табигать тә әнә үзгәрә бит: Яңгыр иде... Бүген ява кар... Синең белән әле җитәкләшеп Күп елларны килә үтәсем. Рөхсәт-фәлән сорап торомый гына, Үткән көндәй, нигә китәсең? Кал син миндә, кал син... Синнән башка Әллә ничек, кыен әнидән... Мин тапчеге аның... Соңгы җыры... Яуда ятып калган әтидән...