БОЛЫННАРДА ЙӨРДЕМ
Болыннарда йөрим, чәчәкләрне Тик өзмим мин, өзмим, үрелеп. Баеп барган кояш кебек ләкин, Бара икән, димә, сүрелеп. Уйладым мин. Әле миннән соң да Гашыйк җаннар монда киләчәк: Аларның да алларына каршы Йөгереп чыксын, дидем, гөлчәчәк.