* * *
Син дә мине уйлыйсыңдыр, Уйламый тормыйсыңдыр. Су буйларында йөргәндә Моңаеп җырлыйсыңдыр. Төбәп уйчан карашыңны Зәңгәр офык ягына, Кайтасыңдыр хыялыңда Ваемгсыз кыз чагыңа. Мин дә бит хыялый «егет», Төшләрдә сине күреп, Алсу чәчәкләрдан сиңа Йөрим такыя үреп. Их, әллә ни булды безгә, Яшьлектә кылган хата. Арабызда ничә еллар Улкыннар булып ята. Әйдә, «ялгышларның утын Сүндерик тә бүгеннән, Җитәкләшеп үтик әле Салават күпереннән.