ИЛҺАМ
Кырылып яткан кырык эшне Ташлап, көлә-көлә, Җыр язасы килә кайчак, Җыр язасы килә... Дөнья шул ул... Көләм, дисең, Көлеп кенә булмый... Яз, ди, гүя җырларыңняы, Яз, ди, елый-елый... Бер көлдерә, бер елата, Бер сөя, бер кыйный Тормыш мине... Әллә шуңа, Күңелем җырга туймый... Күктә түгел, бүген җанда Туган мәллә бу таң?.. Раслагандай шуны, иртүк Балкып килган илһам.