* * *
Офыкларым нинди ерагайды, Бу инешләр бик тар, мин әйтәм. Әйтерсең лә җирнең матурлыгын Мин күкләргә менеп күзәтәм. Алларымда чиксез якты киңлек Ачылгандай булды, ни сәбәп? Ә бит ул көн синең белән бергә Булган идек бары бер сәгать...