* * *
Мин язларны бер юксыну белән
Кышлар буе көтәм нигәдер.
Тәрәзәмә чиртсә, йөгереп чыгып,
Кочакларга аны мин әзер.
Әйтерсең лә минем күкрәгемә
Яшь бөреләр шытып тулганнар,
Шаулый-шаулый яфрак ярыр өчен
Язны гына көтеп торганнар.
Нидер булыр, нидер алышыныр,
Үзгәрер дә дөнья кинәттән
Бөтен кайгыларны тамыры белән
Йолкып атар төсле йөрәктән.