ТӨЗҮЧЕ ГОРУРЛЫГЫ
Тип-тигез юллар, дисең син, Их, матур йортлар, дисең. Син сокланып барган чакта, Гүя мин акбүз атта, Канатланам, белмисең. Риясыз әйткән сүзләрең — Бәяләрнең бәясе. Юк аларда бер бөртек тә, Юк куштаннар хәйләсе. Ахры, шуңа минем дә бит Елмаеп–балкып йөреш. Син сокланган матурлыкта Бар, дип, минем дә өлеш...