КҮҢЕЛГӘ
Бар хастага саулык биреп, Син җир буйлап узмакчы. Кыерсытылган җаннарга Өмет нурын сузмакчы. Җемелдәп чык бөртегендә Нур булып уйнамакчы. Син әллә Ай, әллә Йолдыз, Әллә Кояш булмакчы?!