* * *
Яшен кебек яшьнәп яшә дисез, Үзем шуңа кайчак төшенмим: Тумышымнан шулай, йөк атыдай, Кабаланмый торган кеше мин. Миндә дә ул утлар яна бугай... Әч серемне сезгә мин ачам: Яшен түгел, Тик бер генә көнгә Кояш булсаң иде, ичмасам...