АҢЛАРСЫҢМЫ...
Күзләреңдә моң күрсәм, Әллә нишли йөрәгем. Юктыр кебек яклаучың, Юктыр кебек терәгең... Адашып йөрисең күк, Сагышлар буранында. Күрәсем килә сине, Шатлыклар урамында. Шат яшәүнең шундадыр Хикмәте–сере аның: Һәрчак яктыга, нурга Атлыгып торсын җаның. Әллә нишли йөрәгем, Йөзләреңдә моң күрсәм. Аңларсыңмы, сагышлардан Араларга мин килсәм?