«ДУСЛАР»
Йөгереп мендем дә тауга, Кычкырдым, әй, күрегез! Кая җиттем, армадым, Әйдә, сез дә менегез! Менмәделәр... Мин төштем. «Дусларым» көлешәләр. Минем төшү «шатлыгын» Үзара бүлешәләр...