СУСАУ
Яңара дөнья.
Агара дөнья.
Әйтерсең, кабат
Ярала дөнья.
Тапталып мәкер,
Ялган, ялалар.
Чүплек башына
Тегелеп калалар.
Торганда яңа
Моң-гамьнәр туып,
Бетә ялган сүз, -
Шартлый буш куык.
Боз булып аксын
Хөсетле җаннар,
Хаклык елгасын
Буып торганнар.
Сусаган халкым
Хакыйкать, назга.
Юл тота, гүя,
Мәңгелек язга...