КАГЫЛМЫЙ СИҢА ГЫНА...
Картая җирдә һәр нәрсә:
Картая хәтта урман.
Кысылып тыны кинәттән,
Туктала гомер-юргаң.
Көз җитсә, гөлләр, боегып,
Чәчәкләрен коялар.
Бирешеп вакыт җиленә
Ишелә яр, кыялар.
Мәңгелек түгелдер берни:
Гомерләр сүнә, тына.
И, халкым! Бу сүзләр, шөкер,
Кагылмый сиңа гына ла,
Кагылмый сиңа гына...