Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

БЕР ПӘЙГАМБӘР КИЛЕП...






Дөньялыкта Гаптеләхәт абзый 
Сер бирмәде нужа күрсә дә. 
Әрнесә дә түбәнсетүләрдән 
Һәм ямаулы чалбар кисә дә.

Эш сөйсә дә, мантып кителмәде, 
Читтә йөрде байлык, мал-мөлкәт. 
Биргәнен дә, Ходай, бирде аңа, 
Җитәр-җитмәс итеп һәм үлчәп.

- Ярлы кеше теге дөньяда ул 
Ахирәтнең ди, була түрендә, -
Дип, ул кайчак көлеп куя иде, 
Җор сүз иде һәрчак телендә.

...Күптән вафат Гаптеләхәт абзый. 
Белеп булмый, урыны кайдадыр... 
Анда да ул әллә көтүчеме, 
Хезмәтчеме икән байда бер...

Дөньялыкта күргән нужалары 
Алып керде микән оҗмахка? 
Бер пәйгамбәр, килеп, бәндәләргә 
Ник сөйләми икән шул хакта?..

 
Blog Division
Хостинг от uCoz