ЯВЫЗ ИВАН
...Тарих төпкеленнән
Бармак яный сыман.
Канлы кузе белән
Безгә карый сыман.
Кансыз башкисәрләр
Санын барлый сыман,
Һәм аларны төкерек
Чәчеп каргый сыман.
Сорый сыман: "Җирдә
Ничә татар калган?
Чукынмаган татар
Ничә камчы алган?
Кычкыра күк ярсып,
Хәле бетә-бетә:
Нигә онытылмый
Горур Сөембикә?..
Эчсеннәр, дип, тизрәк
Соңгы татар канын,
Җибәрә күк бәйдән
Ач этләрнең барын.
...Тарих төпкеленнән
Бармак яный сыман,
Исән кебек, исән,
Әл дә Явыз Иван.