* * *
Тып-тып тамган тамчы тавышын
Тыңлап–тыңлап торам да,—
Шул тавыштан моң тарала
Кебек язгы урамга...
Челтерәп аккан гөрләвеккә
Карап-карап торам да,
Очам гүя балачакка,—
Уйнап үскән урамга.
Бөреләнгән гөлләремә
Сулар сибәм, торам да...
Телиләр күк алар чыгып
Йөгерергә урамга.
Төнлә күргән төшләремне
Юрап-юрап торам да,
Күрермен күк булам сине,
Чыгып китәм урамга...