* * *
Ярылды Кама бозлары, Ярылды шартлап-шартлап. Кояшны салып иңенә, Яз килә иде атлап. Кушылды кабат йөрәкләр, Кушылмый калалмагач. Мәхәббәт җырыннан якты Бүтән җыр табалмагач...