Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

* * *

Уйларымның очына чыга алмыйм. 
Бар микән соң аның очлары? 
Була микән уйның челләләре? 
Була микән уйның кышлары?!.

Уйландыра җирдә бик күп нәрсә. 
Уйландыра, хәтта, чәчкәләр. 
Уйландыра, кайчак, су буенда 
Чирәм чемчеп йөргән бәбкәләр.

Ага уйлар, көчле дәрья булып. 
Салмаклана, кайчак, агышы. 
Уйландыра бик еш Җире, Күге, 
Уйландыра халкың язмышы.

Уйландыра сөю, туган телнең 
Киләчәге, килер заманнар... 
Мин уйларсыз яши алмыйм, дисәм, 
Аның өчен кем соң яманлар?

Эчләремдә уйлар катлам-катлам.
Кайный алар иртә-кичен дә.
Таш түгел мин, уйсыз, моң-канатсыз,
Яши алмыйм,
Яши алмыйм.

 
Blog Division
Хостинг от uCoz