СЕЗНЕҢ АВЫЛ
Сезнең авыл минем исләремдә, Сезнең авыл минем төшләремдә. Кошлар җыры — болын өсләрендә Ак чәчәкләр иде түшләреңдә... Йөгердек без яшел болын буйлап, Туктап калдык, кошлар җырын тыңлап. Сикереп-сикереп үттек покосларны, Сикереп үтәлмәдек язмышларны... Сөйли тесле хәзер сезнең авыл: «Алып китте аны көчле давыл». Өзелеп-өзелеп сөйли барын да ул, Сезнең авыл — минем җанымда ул.