* * *
Мең төрле шау-шудан язның Гөр килер урамнары. Җепшек карларны очырыр Сыерчык бураннары. Калку җирләрдә яшәргән Яшь чирәмнәргә карап, Малай-шалай болыннарга Йөгерер яланаяк. Парлылар йөрер серләшеп, Яңа кавышкан кебек. Ялгызларның күңелендә Җемелдәр яңа өмет. Садәлек, сафлык җиленнән Күңеллер торыр тулып. Күренер иске дөньялар Өр-яңа дөнья булып.