Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

* * *

	
Чүгеп-чүгеп куя артка, 
Йөрергә өйрәнә сабый. 
Могҗиза күргәндәй бабай 
Карап тора күзен алмый.

Сөйләнә карт үз-үзенә, 
Гәпләшәме дөнья белән. 
...Корыган чирәм арасыннан 
Төртеп чыга яшел үлән...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz