Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

УРАМНАРДА ӘЛЕ МАРТ КЫНА

	







Иделкәем әле кузгалмаган, 
Ярларына дулкын какмаган. 
Төркем-төркем булып киткән юлдан 
Сайрар кошлар илгә кайтмаган.

...Ә шулай да нидер алышынган, 
Көндә, җанда нидер үзгәргән. 
Әйтелмәгән яңа сер-ялкыннар 
Түгелеп тора кебек күзләрдән.

Ышанасы килә, тик язларда 
Өметләр, дип, бар да аклана. 
Ни күргәнбез юлда, ни кичкәнбез, 
Йөрәкләрдә әле саклана.

Бу бит әле язның башы гына, 
Урамнарда әле март кына. 
Ни булыр, дип, кыштан курыккандай, 
Тамчылар да тама сак кына...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz