НИЧЕК ӘЙТИМ...
Син, диләр, бигрәк уйчан, Хисләрдә онтылучан. Парын җуйган аккош кебек, Күбрәк ялгыз булучан. Җуйдым шул, парым җуйдым, Җуйдым да тетрәп куйдым: Җиде ятның җилкәмдә Уклы карашын тойдым. Булды минем мәхәббәтем Үчеккән күк үземә. Ничек әйтим үзенә, Сары койды йөземә...