ЗАМАНДАШКА
— Ай-һай, матур син! дип Тел шартлатып кына, Карап торып булмый заманга. Эш кирәк, эш. Ирлегеңне күрсәт. Эш сорый ул бездән һаман да. Мускулларың дәртле уйнап торсын! Түк көчеңне, килер таманга. Эш күрсәт, эш, Бәрәкәтле, изге... Терәк бул син — Илгә, заманга...