Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

* * *



	Әлмирага

Син, кояштай балкып, 
Килдең йортыма. 
Һәм яшисең түзеп 
Кырыс холкыма.

Кырыс булдым, ләкин 
Салкын булмадым. 
Мин яныңда чакта, 
Син дә туңмадың.

Кочсам, оялып, һаман 
Бит очларың яна. 
Исемең кушып җырлыйм, 
Син бит лаек аңа.

"Ләйләм", - димим, ләкин, 
Кушмыйм яңа исем. 
Җырларымда калсын 
Синең матур исем...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz