Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

УЙЛАНДЫРА




Урактан соң, көзге басуларда 
Үзенә бер үзгә ямь була. 
Карыйсың да сары камылларга 
Күңелләргә моңсу гамь тула.

Күзең төбәп ерак офыкларга 
Тын каласың... Нидер тыңлыйсың... 
Җил искәндә, камыл өсләреннән 
Ул ни шулай серле чыңлый соң?..

Сизмисең дә, хисләр зилзиләсе 
Бөтереп ала баскан урында. 
Тирәнрәк итеп элеккедән, 
Уйландыра яшәү турында...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz