Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

МОҢСУЛАНА КЕБЕК





Хәлләреңне аңлыйм, әнкәй, 
Хәлләреңне бик беләм. 
Бәхәскә керми генә син 
Яшисең дөнья белән. 
Баерга таба борылган 
Гүяки, синең кояш. 
Инде моңнардан гына син, 
Торасың кебек тоташ. 
Һәр әйткән сүзең әманәт -
Хушлашу, васыять сыман. 
Күңелеңә - дога итәрлек 
Күпме изгелек сыйган. 
Моңсулана кебек дөнья
Син бәхәскә кермәгәч: 
Ак яулыгын, артка чөеп 
"Дөнья куып" йөрмәгәч...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz