Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

АК КҮБӘЛӘК



Ак күбәләк күрдем,
	ак күбәләк.
Бәхеткәйләр булсын түгәрәк. 
Гомер юлларыннан
	синең белән 
Насыйп булсын
	үтү бергәләп.
Ак күбәләк күрдем, ак күбәләк. 
Хәлләремне тор син
	белгәләп, 
Сөенечләрдән күңелем
	мәхрум түгел, 
Кайгылар да тора
	килгәләп... 
Ак күбәләк курдем,
	ак күбәләк.
Чәчәкләргә очты тигәләп. 
Күзем төште
	канат очларына - 
Бетергәннәр җилләр
	телгәләп...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz