КАГЫЛМЫЙ СИҢА ГЫНА...
Картая җирдә һәр нәрсә: Картая хәтта урман. Кысылып тыны кинәттән, Туктала гомер-юргаң. Көз җитсә, гөлләр, боегып, Чәчәкләрен коялар. Бирешеп вакыт җиленә Ишелә яр, кыялар. Мәңгелек түгелдер берни: Гомерләр сүнә, тына. И, халкым! Бу сүзләр, шөкер, Кагылмый сиңа гына ла, Кагылмый сиңа гына...