Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

ТУГАН ТЕЛГӘ



Тау актарам, ташлар кисәм, 
Җитә җегәр-көчем. 
Кара җиргә тамган тирем -
Син яшәсен өчен.

Шуны беләм: җирдә синең 
Юк беркемгә үчең. 
Ак калалар төзим җирдә, 
Син яшәсен өчен.

Ил-йортыма кояш белән 
Синең нурың төшсен. 
Балаларым синдәй горур, 
Батыр булып үссен.

Ашкындырып тор син мәңге 
Тынмас дәрья булып. 
Моңнарыңнан күңелләрем 
Торсын һәрчак тулып.

И, туган тел... Серләремнең 
Әйтим тагын берсен: 
Яшим күк, кайчак, җирдә мин, 
Син яшәсен өчен...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz