Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

* * *

КИЛӘЧӘК

Ерак димә, якын димә, 
Ул барыбер киләчәк. 
Бүгенге көн эше белән 
Киләчәккә керәчәк.

Ал булса да, гөл булса да, 
Ул бит безнең курәчәк. 
Фидакарьләр киләчәкнең, 
Үрләренә менәчәк.

Беләктән тугел, йөрәктән 
Кемлегеңне беләчәк. 
Кылны кырыкка яралсаң, 
Нурларына төрәчәк.

Адымьщны әллә каян 
Күреп тора киләчәк. 
Кул кушырып өйдә ятсаң, 
Киләчәк тик көләчәк...

 
Blog Division
Хостинг от uCoz