Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин

 

Биография

Гыйндуллин Мизхәт Гыйндулла улы (Мизхәт Хәбибуллин) 1940 нчы елда Мөслим районының Бүләк авылында туган. 1959 нчы елда Үрәзмәтурта мәктәбен тәмамлый. Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар курсы бетергәч, туган колхозында хисапчы, комсомол оешма секретаре булып эшли.
1966 нчы елда Мизхәт Түбән Кама шәһәрендә башланган төзелешкә үзе теләп килә һәм 46 нчы номерлы ГПТУга укырга керә. Училищены тәмамлап, 1968 нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр төзелештә газосварщик булып эшли. Аның беренче шигырьләре Мөслим район газетасында («Авыл утлары») басыла. Бабасы Хәбибулла истәлегенә Мизхәт Хәбибуллин дигән псевдоним ала. Аннан соң инде алар белән Түбән Кама, Казан һәм бөтен республика таныша. Республиканың күп кенә газета-журналлары аның шигырьләрен яратып бастыралар.
1987 нче елда Мизхәт Хәбибуллинның беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга («Туган йорт» исемле). Бу шигырьләрендә Мизхәт туган якның матурлыгы, яраткан вакыты — көз белән соклана. 1992 нче елда балалар өчен «Куян карый Кыямга» дигән шаян китабы дөнья күрә. Шул ук елда М.Х.ХәбибулТатарстан язучылар берлегенә кабул ителә.
Әйе, шулай, көндез Мизхәтнең кулы астында тимер яна, утлы очкыннар оча. Ә кичләрен, төннәрен аның йөрәгеннән янып шигырьләр чыга. Шундый бертуктаусыз януга, көюгә, күрәсең, йөрәк чыдамагандыр инде... 1995 нче елда Мизхәт Хәбибуллин кинәт кенә йөрәк чиреннән вафат була.

Фәтхулла Абдуллин.

 
Blog Division
Хостинг от uCoz